- әле
- I. рәв. 1. Хәзер, шушы вакытта. "Генә" кисәкчәсе белән килеп, "яңа гына", "күптән түгел" дигәнне аңлата 2. Шушы вакытка кадәр, моңа кадәр, хәзергә 3. Әлегә; һаман да (дәвамлы эш-процесс тур.) әле кар да эреп бетмәгән II. ӘЛЕ – кис. 1. Боеру, үтенү сүзләре яки боерык фигыль янында килеп, аларның мәгънәләренә киңәш, үтенү, теләк яки карар кылу төсмере өсти мә әле 2. Хәзерге, киләчәк заманнар һәм юклык форм. үткән заман хикәя фигыльләр белән килеп, эшнең дәвамлылыгын яки киләчәктә үтәлү ихтималын күрсәтә укыйм әле, үсәр әле, бетмәс әле. Үткән заман хикәя фигыль янында килеп, эшнең көтелмәгәнрәк булуын яки яңа хәбәр итеп әйтелүен белдерә кичә кар яуды әле. Киләчәк заман хикәя фигыльләр янында нәр. б. ис китмәү яки салкын карау төсмерен белдерә ярлар табарбыз әле 4. әле кичә генә шушында иде 5. тагын кайчан күрермен бит әле, ни әйтер бит әле 6. вакыт бар әле, соң түгел әле 7. әле бер, әле икенче яктан. ӘЛЕ (ДӘ) ЯРЫЙ – Нәр. б. үтәлүенә яки үтәлми калуына сөйләүченең канәгатьләнү хисен аңлата
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.